Дәүләт Думасы беренче укылышта читтән торып эш белән тәэмин итү турындагы Хезмәт кодексына төзәтмәләрне кабул итте. Инициатива читтән торып эшләүнең өч төрен - даими, вакытлы һәм катнаш эшне беркетә, шулай ук хезмәткәрләрне вакытлы дистанцион форматка күчерү процедурасын гадиләштерә.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Закон проекты, беренче чиратта, хезмәткәрләрнең хокукларын яклауга юнәлтелгән. Инициатива Хезмәт кодексын ерактан эшләү төшенчәсе белән тулыландыра, хезмәткәрне дистанцион эшкә күчерү өчен нигезләрне төгәлләштерә һәм дистанцион хезмәткәрне эштән азат итү өчен өстәмә нигезләрнең исемлеген билгели. Моннан тыш, «читтән торып» эшләүченең оффлайн булу хокукы да беркетелә: эш вакыты тәмамланганнан соң башкарылган җитәкчелек йөкләмәсе һәм биремнәре артык зур хезмәт хакына түләнергә тиеш. коронавирус пандемиясенә читтән торып эшкә 6 млн тирәсе күчерелгән.