Әгерҗенең иң уңган “Автоледие“ ачыкланды

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Әгерҗедә дистә елдан артык уздырылучы “Автоледи“ бәйгесендә катнашучы гүзәл затлар әлеге ярышны һәрвакыт бәйрәм кебек көтеп алуларын яшермиләр. “Бу белем һәм осталыгыбызны сынарга ярдәм итүче ярыш булганга, без анда зур теләк белән катнашабыз“, диләр.

Бу юлы да юл йөрү кагыйдәләрен биш бармагы кебек белүчеләр теоретик биремдәге 20 сорауны күз ачып йомганчы чиштеләр. Әлбәттә, “Автоледи“да дүрт ел рәттән катнашып, барысында да беренчелекне яулап, район данын республикада яклаган Эльнара Шиабетдинова “теория“дә беркемгә дә беренчелекне бирмәде. Аңа сорауларга җавап бирү өчен 1,14 минут вакыт җитте.

– Әлбәттә, кагыйдәләрне берничә тапкыр кабатлап чыктым. Укытучы буларак “сынау“га әзерлексез килүне күз алдына да китермим, – диде ул. Аның кебек әлеге бәйгедә катнашу тәҗрибәләре зур, машина йөртү буенча егерме елга якын стажлары булган Гөлнара Сәлимуллина, Гөлназ Зуева, Рузилә Филиппова да сынатмадылар. “Автоледи“да әле быел гына сыналучы Гүзәл Арсланова, Ләйсән Фәрдиева, Юлия Сухих та аларданкалышмады.

Быел бәйгедә катнашкан сигез гүзәл зат арасында иң күп стажлысы 2нче мәктәп укытучысы Светлана Вәлиуллина иде. Үзенә 45 яшь кенә булса да, “права“ алганына 22 ел икән инде.

– Машинасыз булмый. Иж-Бубыйдан һәр көнне Әгерҗегә килергә кирәк. Балаларны төрле түгәрәкләргә дә йөртәм. Олы кызыбыз Мария 9 сыйныфны тәмамлады. Ул Можгага укырга керә. Аны да озатырга, каршы алырга туры киләчәк, – ди Светлана ханым.

Бу көнне Мария, Ксения, Михаил әниләренә көч бирергә килгәннәр иде.

– Ике-өч елдан “права“ алсам, мин дә әлеге бәйгедә катнашачакмын, – дип куйды Мария.

Гөлнара Сәлимуллина “права“га Ижауда яшәгәндә укыган.

– Беренче чыныгуны зур шәһәр юлларында алдым. Шуңа күрә Әгерҗегә күчкәч биредә юл йөрү бөтенләй дә авыр булмады, – диде ул.

Ә менә Ләйсән Фәрдиева бәйгедә катнашу өчен махсус Ижаудан килгән.

– Интернет чыганаклардан ел саен Әгерҗедә “Автоледи“ узуын укыгач, анда катнашу теләге белән яна идем. Быел, ниһаять, үземне сынап карарга мөмкинлек туды, – диде ул.

Кызларның барысының да кәефе яхшы, күтәренке иде. “Юл йөрү кагыйдәләрен бозганыгыз бармы“ дип кайсыннан гына сорасак та “юк“ дип җавап бирделәр. Юкка гына кайчандыр руль артындагы гүзәл затларга көлемсерәп күз сирпегән “юл короле“ булган ир-егетләр дә хәзер аларга хөрмәт белән карамыйлар шул инде. Ни дисәң дә, хатын-кызлар юлларда күпкә игътибарлырак та, төгәлрәк тә.

Чынлап та, машина йөртү осталыгында сыналганда да гүзәл затлар “без булдырабыз“ дип һәр каршылыкны төгәл үтәргә тырыштылар. Баш хөкемдәр – юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча муниципаль хезмәткәр Илдар Галиев автомобильне фигуралы йөртүчеләргә үз бәясен бирде. Барлык этапларны узганнан соң “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ учреждениесенең Әгерҗе районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Раушания Тимкина и ЮХИДИ бүлекчәсенең баш инспекторы Ләйлә Йосыпова җиңүчеләргә Кубоклар, катнашучыларга Мактау грамоталары тапшырдылар.

Җиңүчеләр: Беренче урын – Эльнара Шиабетдинова. Икенче урын – Гөлнара Сәлимуллина. Өченче урын – Ләйсән Фәрдиева.

М.Ягъфәрова фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International