Гали авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә яңа һәйкәл төзелеше тәмамланды

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Девәтернә авыл җирлегенә керүче Гали авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә яңа һәйкәл төзү планлаштырылган иде.  Төзелеш эшләре тәмамланды,   авыл җирлеге, китапханәче, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән һәйкәл тирәсен җыештыру,  чәчәк утырту, исемлекләрне беркетү һәм башка   эшләр башкарылды. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан бәйрәм көннәрендә яңа һәйкәлне ачу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International