Районыбызда - бәби-бум! Әгерҗе районы ЗАГС бүлегендә 5 нарасый тууын теркәгәннәр. Алар арасында 3 кыз һәм 2 малай. Роман һәм Еленаның кызлары Анна, Михаил һәм Гүзәл гаиләсендә - Ангелина, Руслан һәм Гөлчәчәкнең уллары Алмас, Илнур һәм Идэлиянең - Тимур, ә Щуповлар гаиләсендә Ульяна туган. Әти-әниләрен һәм аларның якыннарын котлыйбыз. Ә балаларга ныклы сәламәтлек телибез!
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/rayonybyzda-ber-atnada-5-sabyy-tugan