Әгерҗе районы мәгариф идарәсе хәбәр итә Тиздән яңа уку елы башланачак һәм балалар мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Уку процессының башлануын балалар да, укытучылар да түземсезлек белән көтә. Әгерҗе районы мәгариф идарәсе мәгълүматләре буенча, быел шәһәр мәктәпләрендә 5 яшь укытучы үз педагогик эшчәнлеген башлап җибәрәчәк. Алар арасында 4 нче мәктәптә башлангыч сыйныфлар һәм өстәмә белем бирү укытучылары, өченче мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, шулай ук 1 нче гимназиядә һәм 2 нче мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары. Без укытучыларга шундый мөһим хезмәтләрендә сабырлык һәм уңышлар телибез.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/mgarif/gere-mktplren-yash-belgechlr-kilchk