Чуашстанның Комсомольск районы Каенлык авылында туып-үскән Рәхилә әби ҖАМАЛЕТДИНОВАның гомер юлы 2005 елдан бирле Әгерҗе районы белән бәйле. 90 яшьлек юбилеен да Тирсә авылында якыннары янәшәсендә каршы алды ул.
Гомере буе сыер савучы булып эшли Рәхилә әби. Тырыш хезмәте өчен бик күп бүләкләргә лаек була.
– Лаеклы ялга чыккач та бик озак китәргә теләмәде. Шундый ярата иде әни сыерларын, – ди кызы Гөлчәчәк.
– 2005 елда безгә яшәргә алып кайткач та сыер алдыртты. Әнә шулай эшен, туган ягын сагынуны баскандыр ул, – дип кушыла кияве Нәзил.
Сүз уңаеннан: җәмәгате – Бөек Ватан сугышы ветераны Бәдертдин ага белән алты балага гомер бүләк итәләр алар. Бер улы белән кызы Мәскәүдә яши, бер кызы – Урмайда. Калган балалары – Әгерҗе районында. Бәдертдин ага вафатыннан соң Рәхилә әбине безнең якларга алып кайталар. Бүгенге көндә Әгерҗедә кызы Наҗия, кияве Нәзил тәрбиясендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә ул.
– Соңгы вакытларда әни колакка катыланды. Әмма без аны күз карашыннан да аңлыйбыз. Әнинең исән-сау булуы – безнең өчен иң зур бәхет ул. Ул – безгә, алты баласына, унөч оныгына, ун оныкчыгына дога кылып, изге теләкләрен җиткереп торучы. Нәкъ җырдагыча, “безне әнинең догалары саклый, яклый” бит, – ди кызы Гөлчәчәк.
90 яшьлек гомер бәйрәме белән тыл һәм хезмәт ветераны Рәхилә әби Җамалетдиновага Россия Президентының котлау открыткасы, район җитәкчелегенең тәбрикләве, бүләге тапшырылды.
Фотода: Рәхилә әби улы Нурислам һәм кызы Гөлчәчәк белән.