Уку процессында үзгәрешләр булырга мөмкин

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Роспотребнадзор киләсе уку елында укучылар һәм педагогларның сәламәтлеген яклау буенча тәкъдимнәр белән регионнарга хат юллады.

Докумментта, эпидемиологик вәзгыять начарланган очракта, дистанцион укытуга күчү мөмкинлеге кире кагылмый.

Моннан тыш, белем бирү процессын оештырганда аерым предметлар буенча дистанцион форматны куллану мөмкинлеген, шулай ук дистанцион технологияләрне куллану мөмкинлеген карарга тәкъдим ителә. 

«Эпидемологик вәзгыять начарланган очракта дистанцион форматта укыту мөмкинлеген алдан карарга», — диелә Мәгариф министрлыгы һәм Роспотребнадзор тәкъдимнәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International