Бүген Әгерҗенең 2 нче санлы мәктәбендә чын бәйрәм гөрләде. Биредә беренче сыйныф укучылары, булачак чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның ата-аналары һәм район җитәкчелеге җыелды.
Белем көне белән котларга ТР Дәүләт Советы депутатлары Шәрәфиев Эдуард Сөләйман улы һәм Зарипов Айрат Ринат улы да килделәр. Кунаклар яңа уку елы башлану белән тәбрикләп, мәктәпкә бүләкләр - спорт белән шөгыльләнү өчен туплар комплекты тапшырдылар.
Тантаналы линейкада беренче сыйныф укучыларына бик күп яхшы теләкләр әйтелде. Бәйрәм чарасы балаларның музыкаль һәм хореографик чыгышлары белән үрелеп барды. Өлкән сыйныф укучылары әти-әниләре белән бергәләп кызыклы флешмоб әзерләделәр.
Матур вальс, беренче сыйныф укучыларының җырлары, шигырьләре – болар барысы да аерым атмосфера тудырды. Шунда ук белем факелын тантаналы кабызу һәм күккә һава шарлары җибәрү булды.
Котлау сүзләре белән балаларга мәктәп директоры Дорось Оксана Васильевна мөрәҗәгать итте.
- Бүген балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзенчәлекле көн. Алда сезне ачышлар шатлыгы, иҗат һәм яңа белемнәр көтә. Уңышлар сезгә һәрчак юлдаш булсын! - диде ул.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/rayon-tormyishyi/1-sentyabr-knne-2-nche-mktpt-belem-fakelyn-kabyzdylar