Халыкны җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең эшен бәяләргә һәм сораштыру узарга чакырабыз

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Җирле үзидарә органнары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр эшләү өчен, аны гомумиләштерелгән рәвештә куллана алсын өчен, татарстанлыларны сораштыруны узарга чакыралар.

Җирле үзидарә органнары җитәкчеләре эшенә объектив бәя бирү өчен, Татарстан халкы әлеге сораштыруда актив катнашырга тиеш,-дип аңлата ТР Икътисад министрлыгының Матбугат хезмәте.  

Сораштырулар үткәрү респондентларның Бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасы (ЕСИА) ярдәмендә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын кулланып, респондентның мобиль телефон номеры буенча тормышка ашырыла. Сораштыру үтү өчен сылтама буенча узарга кирәк https://open.tatarstan.ru/polls/

Халыктан сораштыруларның еллык нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан формалаштырылачак һәм тиешле идарә карарларын кабул итү өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин җитәкчелегендә эксперт комиссиясе каравына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International