Өлкәннәр көне уңаеннан ункөнлек барышында Девәтернә авылы җирлегендә яшәүче өлкәннәргә продуктлар җыелмасы таратылды. Лаеклы ялдагылар “Тугызбуй Агрофирмасы” җәмгыятенә, “Ак барс” агрофирмасына, Әгерҗе урман хуҗалыгына, авыл җирлегенә, мәктәп коллективына, мәдәният йорты һәм җирлектәге башка оешмаларга игътибар һәм ихтирам күрсәткән өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
.jpg)