ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Әгерҗедә булды

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Бу ял көннәрендә Әгерҗенең 3нче мәктәбе залында әдәбият классигы, күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең тууына 125 ел тулуга багышланган әдәби чара узды.

Анда драматург Гүзәл һәм Гөлназ Казбековлар, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучы Амур Фалах катнашты. Таҗи Гыйззәт исемендәге район бүләге ияләренә (быел шагыйрә Наилә Харисова призер булды) район башлыгы Азат Рөстәм улы Вәлиев Рәхмәт хатлары тапшырды.

Кунаклар район музее әзерләгән китап күргәзмәсен, экспозицияне һәм мәктәп укучыларының рәсемнәрен кызыксынып карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International