Мобиль технопарк үз эшен башлады. Бүген мобиль Кванториум остазларын Әгерҗе шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә каршы алдылар, дип хәбәр итә "Әгерҗе хәбәрләре" ндә Любовь Михайлова.
Инде бүген үк балалар өчен гео/аэро ; IT/VR; промробо/промдизайн; Хайтек юнәлешләре буенча беренче дәресләр башланды.
Ике атна дәвамында укучылар иң заманча технологияләр белән танышачак һәм ел дәвамында остазлар белән эшләнәчәк проектлар белән танышачак.
"Мобиль Кванториум остазларына бирелгән сораулар саны буенча, балалар күзләрендә ихлас кызыксыну уята, гамәли эшчәнлеккә актив кертү буенча мобиль технопаркны бик көттеләр дип кыю рәвештә әйтергә була. Без дә балалардан кызыклы проектлар көтәбез!"- дип уртаклаша Кванториумны оештыручылар.
Дәресләр ике атна дәвам итәчәк.