Республикада 2005-2009 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.
Әгерҗе шәһәренең "Олимп" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Латыйпова Элина lll спорт разряды алды. Кызның тренеры-Павлычев Сергей Юрьевич.
"Көн саен тренировкалар көненә берничә сәгать нәтиҗә бирә!"- "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләре шатлыгы белән уртаклаша.