Район башкарма комитетының яңа җитәкчесе билгеләнде

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Әгерҗе район Советының II сессиясендә күпчелек тавыш белән Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына Артур Акбашев сайланды.

- Бүгенге сессия аеруча мөһим. Чөнки сезнең алда район башкарма комитеты җитәкчесен сайлау бурычы тора, - дип мөрәҗәгать итте ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов. 

- Мин үзем Әгерҗедән.Мәктәпне тәмамлаганнан соң тимер юлда эшли башлый. 30 еллык хезмәт юлы тимер юл белән бәйле. Тимер юл транспорты өлкәсендә төрле дәрәҗәдәге җитәкче вазифаларны башкарырга туры килде. Туган районыбызны үстерү өчен бу өлкәдә тупланган бай тәҗрибәне кулланырга телим. Ә үсеш өчен мөмкинлекләр бар дип уйлыйм. Бүген Әгерҗедә халыкара дәрәҗәдәге транспорт-логистика үзәге төзү мәйданчыгы буларак карала. Әлеге проектны тормышка ашыру районның икътисади һәм социаль үсешенә зур этәргеч бирәчәк.

Агросәнәгать өлкәсендә дә тиз арада хәл итүне таләп итә торган мәсьәләләр бик күп. Авыл хуҗалыгын үстерү буенча Юл картасы нигезендә бу юнәлештә үз фикерләрем һәм планнарым бар, – дип сөйләде Артур Әлфәтович.

Ачык тавыш бирү юлы белән район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Артур Акбашев сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International