"Спутник" бозда Лениногорск командасы белән көч сынашачак

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

2020 елның 31 октябрендә Боз сарае көчле спорт ярышлары үзәге булачак. Биредә 2005-2006 елгы,2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узачак.

Бозда Әгерҗе шәһәренең "Спутник" командасы һәм Лениногорск шәһәре командасы очрашачак

2007-2008 елгы уен Мәскәү вакыты белән 12.30 сәгатьтә башлана.
2005-2006 елгы Уеннар Мәскәү вакыты белән 14.30 сәгатьтә башлана.

Барлык хоккей сөючеләрне безнең командаларга көч биреп торырга чакырабыз.

Хоккейга килеп, үзең белән бик күп яхшы хис-кичерешләр ал!

Үзе белән шәхси саклану чаралары булырга һәм 1,5 м социаль дистанцияне үтәргә кирәк, дип хәбәр итә "спорт мәктәбе"МБУ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International