Киләсе атнада Татарстанда яшәүчеләрне берьюлы ике өстәмә ял көне көтә

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Ноябрьдә Татарстан халкын берьюлы ике өстәмә ял көне көтә. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә. 

«РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь — Халык бердәмлеге көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала. „Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында“ гы ТР Законы нигезендә, 6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне эшләми торган бәйрәм көн булачак», — диелә хәбәрдә.

Шулай итеп, 4 һәм 6 ноябрь көннәрендә республикада ял көннәре булачак. 3 һәм 5 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскарачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International