Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 Бердәм кайнар линия телефоны эшли башлады. Аны эшләтеп җибәргәннән соң (агымдагы елның апрелендә) Министрлык белгечләре 565 шалтырату буенча җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен (44%) Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга дәүләт ярдәме чаралары кызыксындырды. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлекләре һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә мәгълүмат актуаль булып чыкты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясе үз эшен дәвам итә һәм гражданнар өчен дә, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен дә билгеләнгән. Күрсәтелгән телефон аша терлекчелек, үсемлекчелек, агроиминләштерү, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу, АПКны цифрлаштыру, дәүләт ярдәме чаралары, субсидияләр, максатчан укыту, ташламалы шартларда торак сатып алу һ.б. буенча консультация бирергә мөмкин, шулай ук үзләренең шикаятьләрен, тәкъдимнәрен калдырырга мөмкин.
Телефон Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эш графигы нигезендә дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 8.00 дән 17.00 гә кадәр һәм җомга көнне 8.00 дән 15.45 кә кадәр эшли.
Игътибар итегез, колл-үзәк эшен яхшырту һәм иң актуаль мәсьәләләрне анализлау максатыннан, барлык сөйләшүләр дә языла.