2021 елда үзара салым кертү мәсьәләсе буенча гражданнар җыены узачак

2020 елның 31 октябре, шимбә

«Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгының 2020 елның 30 октябрендәге 7 номерлы карары белән 2021 елда гражданнарның үзара салымын кертү мәсьәләсе буенча гражданнар җыены билгеләнде. 

Карар Әгерҗе районының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: http://agryz.tatarstan.ru -Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында. http://pravo.tatarstan.ru.

2021 елга үзара салым суммасы 300 сум тәшкил итәчәк. Акчаны төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерү планлаштырыла: урамнарны яктырту, авария хәлендәге агачларны кисү, зиратларны карап тоту, тротуарлар төзү, шәһәр территориясен яшелләндерү, массакүләм ял итү урыннарын төзекләндерү, елга үзәнен чистарту. Шәһәр халкының күп санын исәпкә алып, җыен этаплап агымдагы елның ноябрендә узачак.

Җыен үткәрү датасы һәм вакыты турында мәгълүмат шәһәр халкына өстәмә рәвештә җиткереләчәк.

Лилия Шәрипова,
шәһәр Башкарма комитетының оештыру бүлеге башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International