Дәүләт Думасында 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына федераль бюджет проекты өстендә эш алып барыла. Аны Дәүләт Думасы беренче укылышта карау барышында «Бердәм РОССИЯ» фракциясе ятим балаларны торак белән тәэмин итү проблемасын хәл итү өчен өстәмә механизмнар кирәклеге турындагы мәсьәләне күтәрде.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «2007 елдан федераль үзәк Ятимнәргә торак бирү чыгымнарын финанслый. 2019 елда якынча 7,4 млрд. сум бүлеп бирелгән, 26,5 мең ятим бала торак белән тәэмин ителгән. Төбәкләрдә хәл катлаулы, бүлеп бирелә торган фатирлар җитмәү сәбәпле, ятимнәр үз чиратларын берничә ел көтә. Хөкүмәт бу мәсьәләне хәл итәргә омтыла, һәм быел планлаштырылган 7,7 млрд.сумга әлеге максатларга өстәмә 2,3 млрд. сум акча бүлеп бирелгән. Шуның белән бергә, хәтта федераль ярдәмнең елына 10 млрд.сумлык гомуми суммасы да ятим балаларны торак белән тәэмин итү проблемасын тулысынча хәл итү өчен җитәрлек түгел».
"Татарстанда 2007-2012 елларда ятим балаларга 733 сертификат бирелгән, 2013-2019 елларда – 2 127. Динамика әлеге проблемага игътибар бирелүе турында сөйли. Ул хәл ителә, бәлки, алай тиз түгел, ничек тели. Республикада әлеге категориядәге тагын меңнән артык граждан торак белән тәэмин ителергә тиеш. 2020 ел ахырына кадәр гомуми суммасы 840,7 млн сумлык 600 торак бина сатып алу планлаштырыла", - дип билгеләп үтте парламентарий.
«Безнең фракция Финанс министрлыгына ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча өстәмә механизмнар эшләргә тәкъдим итә. Хөкүмәт безгә ятим балаларга торак алуда ярдәм күрсәтү механизмнарын һәм инструментларын киңәйтә торган тиешле закон проектын эшләү турында мәгълүмат бирде. Ул Дәүләт Думасына быел ук кертелер дип планлаштырыла», – дип өстәде Когогина.