Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы күп еллар дәвамында Россиядә гаилә бизнесын үстерү буенча системалы эш алып бара, Сәүдә-сәнәгать палаталары системасы кысаларында Гаилә эшкуарларының бизнес-бергәлеген формалаштыра.
Агымдагы елның декабрендә "Россия Федерациясе ССП Президенты патронаты астында 100 гаилә компаниясе" махсус проектына йомгак ясалачак һәм 2021 елның яңа этабына старт биреләчәк.
Коронавирус йогышы пандемиясе белән бәйле чикләүләргә карамастан, агымдагы ел проектында җиңүче компанияләр өчен программа шактый бай булды: гаилә предприятиеләре Россия эшкуарлары көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар сериясендә («без БИЗНЕС өчен» Бөтенроссия флэшмобында, гаилә онлайн кичке ашында) катнаштылар; «Экспоцентр»АҖ үз күргәзмәләрендә түләүсез катнашалар. Хәзерге вакытта РФ ССПДА (Мәскәү, ур. Ильинка, 6 нчы йорт) «РФ ССП Президенты патронаты астында 100 гаилә компаниясе»махсус проектында катнашучы гаилә компанияләренә багышланган фотокүргәзмә оештырылды. Аларның күбесенә үсеш программаларын формалаштыруда ярдәм күрсәтелде, системалы проблемаларны хәл итү юллары тәкъдим ителде.
Октябрь ахырында РФ ССП махсус проектта катнашучылар өчен Сочи шәһәрендә дүрт көнлек түләүсез укыту тренингы-интенсив үткәрәчәк.
Катнашу өчен гаризалар 2020 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә.
Кече, урта һәм эре гаилә компанияләре чакырыла,аларда, нигездә, ике һәм аннан күбрәк буын гаилә.
Проектта катнашу РФ ССП һәм чит оешмалар ягыннан турыдан-туры акчалата финанслауны күздә тотмый, әмма преференцияләрнең һәм ярдәм чараларының киң исемлеген күздә тота.
Катнашу шартлары һәм этаплары Кушымтада тәкъдим ителгән.
Катнашу сораулары буенча 2386125, 89179324851 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә.
(Скачать)
(Скачать)
(Скачать)
(Скачать)
(Скачать)