Коронавирус инфекциясе таралу куркынычын минимальләштерү максатларында:
түләү срогы 2020 елның 1 октябреннән 2020 елның 31 декабренә кадәрге чорда чыга торган торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр, документларны тапшырганнан соң, аның күләмен яңадан исәпләп, киләсе 6 айга шул ук күләмдә биреләчәк;
2020 елның 2 октябреннән 2021 елның 1 мартына кадәр бер яки ике яшькә җиткән балалар белән беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләү гаризаны кабат тапшырмыйча гына билгеләнәчәк.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!