Әлфия Когогина: бүгенге катлаулы шартларда республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү буенча җайга салынган, нәтиҗәле эш аеруча мөһим

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Казанда Татарстан Республикасыннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзалары, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында ТР Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә онлайн-киңәшмә узды.

Киңәшмәдә катнашучылар федераль бюджеттан финанслана торган дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм 2020 елның 9 аенда республика икътисадына һәм социаль өлкәгә федераль акчалар җәлеп итү, шулай ук Татарстан Республикасы тарафыннан тәкъдим ителгән закон чыгару инициативалары өстендә эшләүнең барышы турында фикер алыштылар.

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина шәрехләде:

«Киңәшмә барышында республика үсешенең мөһим мәсьәләләре, федераль финанслауда гамәлгә ашырыла торган проектлар каралды. Быел мин җитәкләгән дәүләт программалары буенча федераль бюджеттан 23,4 млрд. сум күләмендә акча лимиты расланды, узган чорда 22,6 млрд.сум тирәсе акча керде. Моннан тыш, мин округны үстерү, Сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт объектларын төзү өчен акча җәлеп итү белән шөгыльләнәм, шулай ук Дәүләт Думасы җитәкчелеге йөкләмәсе буенча моношәһәрләрне үстерү юнәлешен федераль дәрәҗәдә алып барам».

2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан икътисадына федераль бюджет тарафыннан 97,9 млрд.сум финансланган, шуның 23,8 млрд. сумы – «Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкурентлылык сәләтен арттыру», «энергетика үсеше» дәүләт программалары, Когогина җитәкчелегендәге Сәнәгатьне үстерү фонды займнары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International