2 ноябрьдә ZOOM конференциясе режимында Пенсия фондының РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән эшлекле очрашуы булды. Ана капиталы, ана капиталы средстволары хисабына айлык түләүләр, Чаллы зонасындагы гомуми эпидемиология торышы турындагы сораулар депутат Әлфия Когогина контролендә тора. Киңәшмә башында гомуми хәл турында Яр Чаллы шәһәрендәге РПФ Идарәсе башлыгы Эдуард Фәттахов хәбәр итте, аннары һәр клиент хезмәте җитәкчесе үз районы буенча мәгълүмат бирде. Әгерҗе районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасова әлеге очрашуда катнашты һәм район халкының ана капиталы һәм пенсия белән тәэмин итү өлешендә, эш режимы һәм барлык саклану нормаларын үтәү турында күбрәк сораулар бирүенә игътибар итте.
Мондый очрашулар урыннарда проблемаларны ачыкларга һәм аларны бетерү буенча тиз һәм вакытында карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә.