Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина 5 мең медицина респираторын сатып алды һәм аларны Яр Чаллы бер мандатлы округы районнарына тапшырды.
«Сезнең хезмәтегез һәм һөнәри осталыгыгыз өчен тирән рәхмәт сүзләрен җиткерергә рөхсәт итегез! Сезне сорыйм – үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Чын күңелдән сезгә сәламәтлек һәм игелек телим!"- дип мөрәҗәгать итте Әлфия Когогина сәламәтлек саклау һәм социаль өлкә хезмәткәрләренә.
Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнарында респираторлар медицина учреждениеләренә, социаль яклау органнарына һәм шәхси саклану чараларына мохтаҗ башка оешмаларга тапшырылачак.
Элегрәк депутат Яр Чаллы һәм үзенең бер мандатлы округы районнары сәламәтлек саклау учреждениеләренә 4 мең медицина респираторын һәм тавышка каршы саклагыч костюмнарны сатып алган һәм тапшырган.