Әгерҗедә ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә 100 агач утыртылды

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

ТР Конституциясе көнендә Әгерҗедә агач утырту буенча масштаблы акция узды, аны ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышладылар. 100 яшь нарат үсентесеннән торган яңа яшел аллея шәһәр читендә - күп балалы гаиләләр өчен төзелгән яңа төзелешләр микрорайонында барлыкка килде. 

Акциядә район башлыгы Азат Вәлиев, Башкарма комитет җитәкчесе Артур Акбашев, урман хуҗалыгы вәкилләре, шулай ук предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

 

- Мондый акцияләр бик кирәк. Бүген — Татарстанның бай тарихын искә алу, бүгенгесе турында фикер алышу һәм уңышлы киләчәккә планнар төзү өчен сәбәп. Әгерҗе районы халкы да республика үсешенә үз өлешен кертә. Татарстан казанышлары – ул безнең уртак хезмәтебез, туган ягыбызның чәчәк атуы өчен һәрберебезнең тырышлыгы нәтиҗәсе, - дип билгеләп үтте Азат Рөстәм улы.

Коры һава торышы, юеш салкын бүген зур һәм бердәм команда өчен киртә булмады. Җылы һәм дустанә шартларда эш тиз һәм көйле барды. Ә Чара ахырында барысы да кайнар чәй һәм хуш исле күмәч белән ләззәтләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International