Шушы көннәрдә яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Галимә Сәмигуллина.Чилчедә 90 яшь тулды. Бәхетле әни, яраткан әби якыннары белән бергә гомер бәйрәмен шатланып каршы алды.
Ул Варза-Омгада күп балалы гаиләдә туа. Аннары кияүгә чыга һәм Чилчә авылында яши. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр.
Юбиляр 33 ел кайнана белән яши. Үзе дә шул кадәр үк. Кече улы, ата-бабаларының гореф-гадәтләрен саклап, төп йортта яши. Алар әниләре һәм кызлары кебек килене белән тату яшиләр.
Юбилярны район башлыгы урынбасары Ринат Нурисламовка, Салауш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгизә Фәрдетдиновага, авыл имам-хатибы Харбик хәзрәткә, авылдашларына ихлас рәхмәт сүзләре җиткерде.