Һөнәри бәйрәм
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге соңгы елларда республикада үз категориясендәге бүлекләр арасында әйдәп баручылар сафында. Ә яуланганны саклап калу өчен хезмәткәрләрнең үзләренә йөкләнгән бурычларны барыннан да өстен куюы мөһим. Полиция хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан болар һәм башкалар хакында бүлек начальнигы Айнур ВӘЛИЕВ белән әңгәмә кордык.
– Айнур Зиннурович, Әгерҗе районы полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен нинди уңышлар белән каршы алалар?
– Һәр бүлекчә дә үз алдында торган бурычларны үтәүгә зур җаваплылык белән карый. Шулай да җинаятьчеләрне эзләү, сак-конвой хезмәте бүлекчәләренең эше аерым игътибарга лаек. ЮХИДИ бүлекчәсе – эшчәнлек нәтиҗәләре буенча икенче урында. Участок вәкилләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр дә – икенчедә. Полициянең участок вәкилләренә аерым тукталырга кирәктер. Шәһәрдә эшләүче участок вәкилләренең эше аеруча катлаулы. Чөнки дежур бүлеккә шәһәр халкыннан хәбәрләр күбрәк керә. Авыл участок вәкилләренең – үз кыенлыклары. Бу – иң беренче чиратта, участокның зурлыгы. Кадрлар җитмәгәнлектән, ике кеше өчен эшләргә туры килә. Әмма алар сынатмыйлар.
– Ә кайсы бүлек хезмәткәрләренә күрсәткечләрен яхшырырга кирәк?
– Алдан тикшерү уздыру эше буенча күрсәткечләрне яхшырту мөһим. Тормыш бер урында гына тормый, яңа таләпләр туып тора. Җинаять эшләрен тикшерү дә катлаулана бара. Вакыт тикшерүчеләрдән һәм сорау алучылардан даими әзәрлек, катгыйлык таләп итә. Тулаем алганда, безгә бер адым алда булу гына җитми, алдан йөгерү кирәк.
– Оператив хәл белән бәйле кайсы моментлар аеруча борчу тудыра?
– Җинаятьләрне ачу буенча безнең бүлек алдынгы урыннарда тора. Шунысын да әйтми булмый: ачылмаган 50 җинаять арасыннан 32се – мошенниклык, банк карталарыннан акча урлау белән бәйле. Һәм бу – безнең өчен чын баш авыртуы. Күз алдына китерегез әле: Татарстан буенча атна саен банк карталарыннан 17 миллион сум акча урлана. Телевизор, башка мәгълүмат чаралары аша мошенниклык турында бертуктаусыз кисәтеп торуга карамастан, халык һаман алдана. Әгерҗедә күптән түгел ике ай аерма белән ире һәм хатыны бер үк “капкын“га төште.
Шуңа күрә райондашларга тагын бер кат мөрәҗәгать итәм: счет, карта номерларын беркемгә дә әйтмәгез. Алар үзләрен банк хезмәткәрләре дип тәкъдим итсәләр дә, ышанмагыз. Банк хезмәткәрләре бу хакта беркайчан да сорамыйлар. Картагыз белән ни дә булса эшләгәннәрен күрсәләр, алар сездән мәгълүмат сорамыйча счетыгызны ябып куярга гына мөмкин.
– Пандемия полиция хезмәткәрләре эшенә үз төзәтмәләрен керттеме?
– Әйе һәм алар җитәрлек. Хакимият системасындагы башкаручы орган булганлыктан, безгә санитар-эпидемиологик таләпләрнең, Министрлар Кабинеты карарларының тормышка ашуын контрольгә тоту буенча бурычлар йөкләнде. Без сәүдә объектлары, җәмәгать урыннары буйлап рейдларга чыктык, такси һәм җәмәгать транспортын тикшердек. Чикләү кысаларында берара юллар да ябылып торды. Ул чакта узып баручы барлык машиналарны туктатырга туры килде.
Әлеге авыру безнең хезмәткәрләрне дә читләтеп үтмәде. Күпләр авырдылар. Пандемия котырган чакта кадрлар кытлыгы да сизелде. Бернигә дә карамастан, без үз алдыбызда торган бурычларны үти алдык.
Сүз уңаеннан, рейдлар әле һаман да дәвам итә. Пандемиянең икенче дулкыны белән бәйле рәвештә чикләүләр көн тәртибендә кала бирә.
– Кадрлар мәсьәләсе дә һаман көн кадагында каламы?
– Кызганычка каршы, бу, чыннан да, шулай. Бүген бездә 9 штат берәмлеге комплектлаштырылмаган. Участок вәкилләре, дежур бүлеккә, махсус приемникка хезмәткәрләр кирәк. Армия сафларынан кайткан, урта яки югары һөнәри белемгә ия яшьләрне без үз сафларыбызга кабул итәргә әзер.
– Эш башлаучы полиция хезмәткәре нәрсәләргә әзер булырга тиеш?
– Иң беренче чиратта, хәрби хезмәт авырлыкларына әзер булырга тиеш. Эшкә алынганда һәркем присяга кабул итә. Без Эчке эшләр министрлыгы приказларын һәм күрсәтмәләрен шәхси вакыт белән исәпләшмичә төгәл үтәргә бурычлы. Гади гражданнар ял иткән чакта (бәйрәм көннәрендә) полиция хезмәткәрләренең көчәйтелгән режимда эшләвен дә онытырга ярамый. Әйе, җиңел түгел. Шуңа күрә полиция хезмәткәрләре 20 елдан соң лаеклы ялга чыгу хокукы ала.
– Сезнең хезмәткәрләр Төньяк Кавказга командировкаларга баруларын дәвам итәме?
– Хәзерге вакытта участок вәкиле Ранис Абдуллин һәм оператив дежур Ленар Хәйретдинов Дагестанда озын командировкада. Быел бүлек начальнигы урынбасары Тимур Хуҗахмәтов һәм оператив дежур ярдәмчесе Руслан Харисов та Төньяк Кавказда хезмәт итеп кайттылар. Тулаем алганда, Россия полиция хезмәткәрләреннән тупланган отряд Дагестанда җәмәгать тәртибен һәм конституцион стройны саклау буенча хезмәт куя, террорчылыкка каршы чараларда катнаша.
– Азат Мусин җитәкчелегендәге ветераннар оешмасы республика бәйгесендә иң яхшы дип табылган иде...
– Без ветераннарыбыз белән горурланабыз һәм аларны юбилейларда зурларга тырышабыз. 17 апрель – Эчке эшләр органнары ветераннары көнен дә онытмыйбыз. 9 майда да җыелабыз. Аларның милиция тормышыннан булган хатирәләрен, кызыклы хәлләрне бәйрәм табыны артында зур кызыксыну белән тыңлыйбыз. Ветераннар тарафыннан салынган матур традицияләрне дә сакларга тырышабыз.
– Республиканың иң ерак районнарыннан берсе булган Әгерҗегә эшкә килгәнегезгә дә ике ел була инде. Шушы чор эчендә хезмәткә карашыгыз үзгәрмәдеме? Бирегә килгәнегезгә үкенгәнегез булмадымы?
– Һич юк! Мин полициягә акча яки дан эзләп килмәдем. Мине бу хезмәткә Ватанга намус белән хезмәт итү, хокук тәртибе сагында тору кебек теләкләр китерде. Шуңа күрә үземә һәм башкаларга карата таләпчәнлек үзгәрешсез кала. Мин иртә таңнан төнгә кадәр хезмәттә булырга әзер. Ышанычлы тыл тудыручы әти-әниемә, җәмәгатем Алсуга зур рәхмәт.
– Шәхси состав адресына нинди теләкләр җиткерер идегез?
– Иң беренче чиратта, хезмәт ветераннарын котлыйм. Аларга нык сәламәтлек, якыннарының хөрмәт-ихтирамын тоеп яшәүләрен телим. Хезмәттәшләремә исә авыр эшләрендә уңышлар, рух ныклыгы, ышанычлы тыл юлдаш булсын. Безнең хезмәттә болардан башка булмый. Алга таба да җинаятьчелек белән көрәш һәм җәмәгать тәртибен саклау буенча безнең алда торган бурычларны бердәм булып үтәрбез дип ышанам.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/rossiya-echke-eshlr-ministrlygyny-gere-rayony-blege-aynur-vliev-beln-gm