Сыйфат көненә район сәүдә объектларында чаралар

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Быел «Кулланучылар кыйммәтен булдыру» девизы астында уза торган Европа сыйфат атналыгына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәре, район башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә, Красный бор, Кичкетаң, Кучук авыл җирлекләре сәүдә объектларында сатучылар һәм кулланучылар өчен укулар үткәрде. Район кибетләрендә азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның киң ассортименты бар. Товарларның сыйфатына, яраклылык вакытына, товарларны саклау шартларына аерым игътибар бирелергә тиеш.

Хезмәткәрләргә кулланучы почмагын рәсмиләштерү буенча таләпләр җиткерелде, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләренең төп нигезләмәләре аңлатылды.

Чара ахырында кулланучылар һәм сатучылар өчен мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.

 

Әйдәп баручы белгеч-эксперт

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Кио НЧТО Р. Д. Яппарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International