13-15 ноябрьдә Екатеринбург шәһәрендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Урал Кубогы» кул көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
Ярышларда Екатеринбургтан, Севастопольдән, Төмәндән, Чиләбедән һәм башка шәһәрләрдән барлыгы 10 команда катнашты.
Әгерҗе спортчылары да үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр һәм мактаулы урыннар яуладылар.
Шәхси зачетта:
Шагеева Рузилә-2 урын 50 кг кадәр
Закиров Руслан-65 кг га кадәр 2 урын
Красноперов Данил-7 урын 65 кг кадәр
Шагиева Рузилә армрестлинг буенча Россия КМС спорт разрядын раслады.
Ярышларга балаларны тренер Руслан Закиров әзерләде.
Призерлар һәм җиңүчеләр кыйммәтле призлар, медальләр һәм тиешле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде.