Коронавируска каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында райондагы вәзгыятькә анализ ясалды.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Вәсилә Сафиуллина хәбәр иткәнчә, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү катгый контрольдә тотыла. Бүлмәләр график нигезендә җыештырыла, термометрия, укучыларны үзләренә беркетелгән сыйныф бүлмәсендә генә укыту кебек таләпләр тайпылышсыз үтәлә.
– Шушы көннәрдә мәгариф учреждениеләренә тагын 91 бактерицид лампа кайтарылачак. Шулай итеп, барлык мәктәпләр һәм балалар бакчалары әлеге прибор белән тәэмин ителәчәк, – дип хәбәр итте ул.
Җитәкче сүзләренә караганда, педагоглар һәм укучылар арасында авыручылар саны зур түгел.
- Саклык чараларын үтәүгә алга таба да зур игътибар биреләчәк. Әлегә массакүләм чаралар үткәрелмәячәк. Өстенлек онлайн-форматта сыйныф чараларын үткәрүгә бирелә, – дип билгеләп үтте Вәсилә Гарәфетдиновна.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы Айнур Вәлиев чыгышыннан күренгәнчә, полиция хезмәткәрләренең сәүдә объектларында һәм кешеләр күпләп була торган урыннарда санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлешен тикшерү буенча рейдлары дәвам итә.
– Без сәүдә объектларында вәзгыятькә анализ ясадык. "Магнит«,» Пятерочка «кибетләрендә хокук бозулар еш очрый», – дип хәбәр итте Айнур Зиннур улы.
Коронавируска каршы көрәш комиссиясенең киләсе утырышына әлеге сәүдә челтәрләре вәкилләрен дә чакырырга карар кылынды.
Октябрь азагыннан җәмәгать туклануы предприятиеләренә, кафега 23 сәгатьтән соң эш тыела. Безнең районда соңга кала эшләүче 7 җәмәгать туклануы предприятиесе бар. Алар 31 октябрьдән башлап тикшерелә. Әлегә хокук бозулар күзәтелмәгән.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин җәмәгать транспортында санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү турында сөйләде.
- Халыкны ташучы транспортта көнгә ике тапкыр санитар эшкәртү үткәрелә. Пассажирларның битлек режимын үтәү тикшерелә, - дип хәбәр итте ул.
Әгерҗе РҮХнең баш табибы Эдуард Овчинников чыгышыннан чыгып, Алабуга ковид-госпиталендә безнең районнан авыручылар саны кими.
- Сентябрьдә 77 әгерҗеле госпитальгә мөрәҗәгать итте. Шуларның 36сы хастаханәгә озатылган. Октябрьдә 54 пациентның 25е стационар шартларда дәваланды. Ноябрьдә 4 кеше мөрәҗәгать итте. Әлегә госпитализацияләү очраклары юк, - диде Эдуард Вильевич.
Ул билгеләп үткәнчә, ОРЗ һәм КРВЙ авырулары арту сәбәпле, сырхауханәнең «фильтр» на мөрәҗәгать итүчеләр саны кимемәде, медицина хезмәткәрләре арасында авыручылар саны зур.