Шәһәребезнең үзәк китапханәсендә «Җәлил укулары»III Халыкара әдәби шигырь укучылар конкурсының беренче этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Әлеге бәйгене «Бөтендөнья татар конгрессы " төбәкара иҗтимагый оешмасы оештыра.
Конкурста барлыгы җиде номинация игълан ителде, һәм бүген аларның һәрберсендә җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды.
Чарада мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Гарәфетдин кызы да катнашты.
Ул җиңүчеләргә мактау дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Чара видео карау белән тәмамланды, анда катнашучылар Муса Җәлил шигырьләрен укыдылар. Иң яхшы эшләр конкурсның киләсе этабына җибәреләчәк.