Пенсия яшенә җитмәгән гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү максатыннан, Әгерҗе районы халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия әгъзалары ноябрь ае дәвамында "Водоканал" ҖЧҖ, "Әгерҗе ит комбинаты" ҖЧҖ, "Әгерҗе агрофирмасы"ҖЧҖ оешмаларының пенсия яшендәге хезмәткәрләре белән онлайн форматта очрашулар үткәрделәр. ТР Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Римма Гыйльметдинова очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзендә мондый очрашуларның нинди максат белән узуын аңлатты.
Әгерҗе районы Пенсия фондының клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасова пенсионерларга гарантияләнгән федераль ташламаларның биштән бер өлеше булуын сөйләде. Ул әлеге ташламалар буенча аңлатмалар бирде һәм пенсионер буларак кешенең статусын раслаучы белешмәне берничә ысул белән алырга мөмкин булуын искәртте:
- Пенсия фондының территориаль органына яисә КФҮНӘ шәхсән мөрәҗәгать итеп;
- РПФ сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша;
- ташламалы (салым хезмәте, мәшгульлек үзәге, социаль яклау) бирүче ведомствога гариза бирергә.
Шул чакта ведомствоара хезмәттәшлек каналлары буенча бу хезмәтләр статусны раслау турында РПФКА үзе запрос ясаячак.
Шулай ук Әгерҗе муниципаль районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Альмира Зарипова һәм Менделеевск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Әгерҗе филиалы белгече Эльвира Андреева социаль яклау линиясе һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге буенча пенсионерлар өчен ташламалар турында сөйләделәр.
Оешма хезмәткәрләре өчен бу социаль структуралар вәкилләренә сораулар бирү мөмкинлеге.