19 ноябрьдә Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалы студентлары "юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне"чарасында катнаштылар.
Линейкада 4 курс егетләре һәм көллият укытучылары катнашты.
Чараны оештыручы истәлекле көннең килеп чыгу тарихы, аның традицияләре, максатлары турында сөйләде. 2020 ел өчен күңелсез статистиканы да әйтеп үтте.
Чара ахырында балалар шәмнәр кабыздылар һәм юл-транспорт һәлакәтләренең барлык корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.