Коронавируска каршы көрәш буенча район штабының чираттан тыш утырышында район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллинаның чыгышы тыңланды.
- Йогышлы авырулар барлыкка килү һәм таралу куркынычы белән бәйле рәвештә 4нче шәһәр мәктәбенең 10 сыйныф укучыларын (17 укучы) дистанцион укыту дәвам итә. Әлеге формат 2 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Гомумән алганда, район мәктәпләренең 4 меңнән артык укучысының 100 дән артыгы ОРЗ, КРВЙ белән авырый. Бу узган еллар дәрәҗәсендә.
Балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлешен ныклы контрольдә тоту дәвам итә. Биналар, сыйныф бүлмәләре график буенча җыештырыла, вакытында җилләтелә. Термометрия, укучыларны беркетелгән сыйныфта гына укыту, укытучылар өчен битлек режимы кебек кагыйдәләр төгәл үтәлә. Ашханәләрдә санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлешен контрольдә тоту гамәлгә ашырыла. Массакүләм чаралар үткәрелми, - диде Вәсилә Гарәфетдиновна.
Шул ук вакытта, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренә караганда, Татарстанда ерак эшкә күчәргә яки дистанцион белем бирүне кертергә җыенмыйлар.
«Авырулар саны шартлаткыч һәм көтелмәгән характерда түгел. Шуңа күрә сүз нинди дә булса коллектив, предприятие, оешма эше турында бара, килеп туган хәлдән чыгып хәл ителә. Әгәр җитәкче шундый карар кабул итә икән, ул аны кабул итә ала», — дип белдерде ул.