Утырышта Закиров Рафил Рәсим улы депутатларга үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату үтенече белән мөрәҗәгать итте. Аның үтенечен канәгатьләндереп, депутатлар аның җитәкчелегендә биш елдан артык башкарылган эшкә йомгак ясадылар. Аннары тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Тирсә авыл җирлеге башлыгы итеп Гыйззәтуллин Илнар Баһданур улы сайланды.