Әгерҗедә беренче сыйныф укучыларын җәяүлеләргә багышладылар

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Бүген Әгерҗе шәһәренең 1 нче гимназиясендә «беренче сыйныф укучыларын җәяүлеләргә багышлау»дигән чара уза. Бу тантана инде ел саен үткәрелә торган традициягә әверелде. 

Багышлау йоласын ЮИД отряды әгъзалары, шулай ук Светлана Мөнәвир кызы сизгер җитәкчелегендә өлкән сыйныф укучылары үткәрә.

Бәйрәмнең максаты-укучыларның юл йөрү кагыйдәләре турында күзаллауларын формалаштыру һәм элек алынган белемнәрне ныгыту иде.

Беренче сыйныф укучылары бәйрәмнән бик канәгать калдылар. 

Чара аларның хәтерендә озак сакланыр һәм алар беркайчан да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаслар дип өметләнәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International