27-29 ноябрьдә 2011-2012 елларда туган "Спутник" хоккей командасы Минзәлә шәһәрендә ТР Хоккей федерациясе призына үткәрелгән турнирның беренче этабында катнашачак.
Безнең төркемдә Актаныш, Зәй, Минзәлә, Яр Чаллы, Казан командалары уйный.
28 ноябрьдә Әгерҗе Боз сарае Менделеев шәһәре хоккейчыларын үзендә кабул итә. 2007-2008 елгы егетләр бозда 14.00 сәгатьтә очраша, дип хәбәр итә Әгерҗе районының "спорт мәктәбе".