Быел «Агрофирма-Әгерҗе» ширкәтендә дә, «Наҗар» һәм «Сарсак-Омга» хуҗалыкларында да кышка бай азык запасы әзерләгәннәр.
«Нәүрүз» ширкәтенең терлекчелек фермаларының кышка әзерлеген бәяләү өчен район башлыгы Азат Вәлиев авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин һәм ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Хисмәтов белән бергә Биектау һәм Вәрклед-Бодья сөт фермаларында булды.
Җитәкчеләр беренче эш итеп «Биктау»бүлекчәсе эшчәнлеге белән таныштылар. Биредә 650 баш терлеккә мең рулон печән, өч мең рулон салам әзерләнгән, биш мең тонна силос, җиде мең тонна сенаж салынган.
– Бу запас ике елга җитә, - ди идарәче Фирдәүс Сәлахиев.
"Варклед-Бодья"бүлекчәсе идарәчесе Руфат Шәрәфетдинов та быел азыкның беркайчан да күп әзерләнүе турында сөенә.
- Чыннан да, быел һава торышы терлек азыгы әзерләүгә дә, бөртеклеләрне җыюга да уңай тәэсир итте. Шуңа да азык җитәрлек. Бүлекчәләрдә мең рулон салам һәм печән, сенаж һәм силос өчен траншеяларда урнаштырылган. Мондый күренешне күрү бик куанычлы, - дип ассызыклады Дилүс Гаскәр улы.
Шул ук вакытта, җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, ул билгеләп үтте:
– Әмма продуктлылык, югары нәтиҗә терлек азыгының күләменә генә бәйле түгел. Терлекләрне дөрес тукландыруга да зур игътибар бирергә кирәк. Азык рацион нигезендә төзелергә, балансланган һәм бай макро - һәм микроэлементларга ия булырга тиеш.
Кызганычка каршы, әлеге фермаларда моңа тиешле игътибар бирелми.