Фонд базары инструментлары ярдәмендә финанслау җәлеп итү буенча вебинар турында

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы халкының финанс грамоталылыгын арттыру буенча Координация советы утырышы беркетмәсенең 11.4 пунктын үтәү йөзеннән, Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел – Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлекчәсе кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен укыту вебинарлары циклын башлап җибәрү турында хәбәр итә.

Беренче вебинар 2020 елның 1 декабрендә 11:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) узачак. Анда Россия Банкы белгечләре биржага чыгу мөмкинлекләрен һәм перспективаларын ничек бәяләргә һәм моның өчен дәүләтнең нинди ярдәменнән файдаланырга мөмкин булуы турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, тыңлаучыларга компанияне биржага чыгаруның адымлы планын тәкъдим итәчәкләр һәм зур булмаган компанияләрнең сәүдә мәйданчыкларына чыгуның реаль мисаллары белән таныштырачаклар.

Эшмәкәрләр өчен тиз түләүләр системасы мөмкинлекләренә һәм өстенлекләренә багышланган киләсе вебинар 2020 елның 15 декабрендә узачак.

Вебинарларда катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: proofix.ru/edu к

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International