2020 елның 14 декабре-Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

2020 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Әгерҗе муниципаль районында кабул итү Әгерҗе шәһәре, Гагарин урамы, 13 нче йорт (администрация бинасы) адресы буенча узачак.

Әгерҗе муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты компетенциясенә Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү керә.

Кабул итүгә алдан язылу (85551) 2-16-59 телефоны буенча башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International