Әгерҗе районы делегациясе Аксубайда булды

2020 елның 4 декабре, җомга

Аксубайда туган телләрне саклау һәм туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланган семинар узды. Аны ТР Дәүләт Советы вице-спикеры Марат Әхмәтов җитәкләде.

Әгерҗе районы делегациясе семинар-киңәшмәдә катнашты. Бу хакта үзенең Инстаграмында район башлыгы Азат Вәлиев хәбәр итте.

Әгерҗелеләр Хәсән Туфан музей-йортында булдылар, шулай ук Аксубайның «Солнышко», «Ләйсән» балалар бакчалары, 5нче урта мәктәп һәм техникум эше белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International