9 декабрь-Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне.

2020 елның 4 декабре, җомга

Быел Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Сарсак-Омга лицее укучысы Маркитонова Екатерина туган телдә укучыларның «Коррупциягә ЮК дип әйтик «дип исемләнгән иҗади эшләр (иншалар-эссе) республика конкурсында җиңүче булды. 2020 елның 4 декабрендә Казан Кремленең Вәкиллек корпусында бүләкләү тантанасы узды.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар район дәрәҗәсендә дә уза. Укучылар арасында коррупциягә каршы юнәлешле иң яхшы видеоролик, плакат, буклетларга конкурс игълан ителде.

 Кем, студент яки пенсионер, табиб яки сатучы, дәүләт хезмәткәре яки эшмәкәр булуыбызга карамастан, коррупциягә каршы тору-уртак проблема һәм беренче чиратта үзебездән башларга кирәк. Коррупциягә каршы көрәш-һәркемнең эше бит!

Коррупция билгеләренә ия булган гамәлләр кылган өчен граждан-хокукый, дисциплинар, административ яки җинаять җаваплылыгы каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International