Әгерҗе районы мәдәният бүлегеннән бирелгән мәгълүматларга караганда, быел Үзәк чыршыны ачу тантанасы 19 декабрьдә булачак.
Бәйрәм чаралары яңа урында узачак: Үзәк паркта район мәдәният йорты һәм почта биналары арасында.
Элек без хәбәр иткән идек, 25 декабрьдә 17.00 сәгатьтә Үзәк чыршы янында Кыш бабайлар парады узачак.
Катнашу өчен теләгән кешеләргә электрон адреска гариза бирергә кирәк OKAgrys@yandex.ru яки телефон номеры буенча +7 (965) 591-68-54.