Район хәрби комиссары булачак солдатларга мөрәҗәгать итте

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

1 декабрьдә, Призывник көне кысаларында, Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалында 4 курс студентлары хәрби комиссариат вәкилләре белән очраштылар. Сүз контракт буенча хезмәт итү турында барды.

ТР Әгерҗе районы хәрби комиссары-Галиев Илгиз Наил улы-егет-кызларга контракт буенча кем хезмәт итә алуы, претендентлар тарафыннан куелган таләпләр, ничек хезмәткә керү турында сөйләде. Хәрби хезмәткәрләрнең акчалата канәгатьлеге, ташламалар, хезмәт торагы, карьера үсеше, ипотека программасы һ. б. турында мәгълүмат бирде.

Әңгәмә ахырында Илгиз Наил улы булачак укучыларга: - сезнең алда барлык юллар да ачык. Сайлау кала сезнең өчен. Уңышлар сезгә!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International