Волонтерлык-яше, расасы, җенесе һәм диненә карамастан, җәмгыятьтәге социаль, мәдәни, икътисадый, экологик проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән чараларда катнашу, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең ирекле хәйрия хезмәте.
«Яшьтәш» яшүсмерләр клубында волонтерлар слеты узды.
Чара барышында «Синяя птица» волонтерлык отряды активына күпьеллык ирекле эшчәнлеге өчен грамоталар тапшырылды.
4 нче мәктәпнең 7а сыйныфына волонтерлар багышланган иде.
Слет балаларның музыкаль номерлары белән тәмамланды.