Event Интенсив: туристик проектларны эшләүчеләрне масштаблы укытуда катнашырга чакыралар
Белем бирү модуле 14 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр Zoom онлайн платформасында узачак
Event Интенсив – туристик проектлар авторларын һәм эшләүчеләрне укытуга юнәлдерелгән масштаблы проект. Президент грантлары фонды һәм «Татнефть» ГАҖ ярдәме белән оештырылган белем бирү программасы чаралар-территорияләрнең брендларын планлаштыру һәм тормышка ашыру, шулай ук туризм өлкәсендә эре инвентларны уздыру һәм алга сөрү кебек темаларны ачачак.
Атна дәвамында федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге 14 эксперт-практик, алар арасында Европа Советы тренеры Наталья Никитина, Region PR ФРОС идарәсе рәисе Геннадий Шаталов, блогер, журналист Елена Харо да бар. :
- Чарада ничек акча эшләргә?
- Бүген дөньяда һәм Россиядә вакыйгалар туризмын үстерүнең нинди трендлары бар?
- Вакыйгаларга иганәчеләрне ничек җәлеп итәргә?
Программада катнашу өчен 10 декабрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча электрон гариза тутырырга кирәк: https://forms.yandex.ru/u/5fc7936982496598166ce5f8 программада катнашу бушлай.