9 декабрьдә Россиядә истәлекле дата билгеләп үтелә, ул рәсми календарьда Ватан Геройлары көне дип атала. Бу дата календарьда беренче тапкыр 2007 елда, РФ Дәүләт Думасында революциягә кадәр бәйрәм – Георгий кавалеры көнен торгызырга карар иткәч, истәлекле көн буларак барлыкка килде. Нәкъ менә шул сәбәпле, Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү көне итеп нәкъ менә 9 декабрь – Россия империясендә Изге Георгий Победоносец ордены гамәлгә куелган көн сайланды.
Истәлекле көнне 2 нче урта мәктәпнең яшь армиячеләре хакимият белән янәшә урнашкан яңа мемориаль комплекска венок салуда катнаштылар.
Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев, киләчәк буын ачык һәм тыныч күк астында яшәсен өчен, ил тарихын, сугыш елларында һәлак булучыларны истә тоту бик мөһим, дип билгеләп үтте.