Әгерҗе районында "Дуслык марафоны" узды

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

"Яшьтәш" яшүсмерләр клубы тарафыннан "дуслык марафоны"дигән квест-уен оештырылды. Ул инвалидлар декадасына багышланган иде.

Уенда Әгерҗе интернат-мәктәбе укучылары катнашты.

Балалар белән музыкаль разминка үткәрделәр.

«Кышта кунакта» станциясендә табышмаклар чиштеләр. Ә «кар» станциясендә балалар бик теләп кар рәсеме ясарга тырыштылар.

Чара барысына да бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International