Район башлыгы үз идеяләрен кертергә тәкъдим итте

2020 елның 11 декабре, җомга

Инглиз кунакханәсенә 11 сыйныф укучылары, аларның педагоглары, шулай ук мактаулы кунаклар – уңышлы җитәкчеләр җыелды. Балалар белән һөнәр сайлау һәм югары уку йортларына керү мәсьәләләре буенча диалогка район башлыгы Азат Вәлиев, сервис локомотив депосы башлыгы Андрей Мәганов, район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, социаль яклау бүлеге начальнигы Альмира Зарипова һәм Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәте башлыгы урынбасары Айрат Җиһангәрәев керде.

Җитәкчеләр үз вакытында үз һөнәрләрен ничек сайлаулары, тәҗрибә уртаклашулары, балаларның төрле сорауларына, шул исәптән инглиз телендә дә җавап бирделәр.

Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һөнәри белем бирү, аларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре күтәрелде. 

Эшчәнлекнең кайбер өлкәләрендә кискен торган кадрлар мәсьәләсе каралды.  Шуңа бәйле рәвештә Азат Рөстәм улы киләчәк яшьләр үзәге концепциясе буенча үз идеяләрен кертергә тәкъдим итте, ул районга яшь белгечләрне, яшь гаиләләрне җәлеп итәр иде. Эшлекле иртәнге ашта катнашучылар дүшәмбе көнне тагын бер тапкыр очрашырга һәм булачак яшьләр үзәге проекты турында фикер алышырга килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International