Россия Федерациясе Конституциясе Көне Белән!

2020 елның 12 декабре, шимбә

Хөрмәтле әгерҗелеләр, кадерле дуслар!

Сезне илебезнең төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм!

Төп Законны, үз иленең Дәүләт символлары кебек үк, патриот булу дигән сүз. Патриотизм, гражданлык җаваплылыгы кече яшьтән башлана: туганнары һәм якыннары, якташлары, кече ватаннары турында кайгыртудан башлана. Үсеп килүче буында моны аңлау бик мөһим. Ул чакта без иртәгесе көнгә ышанычлы була, яңа кыю проектларны гамәлгә ашыра, хуҗалыкның барлык тармакларын үстерә һәм камилләштерә алабыз, алга киткән гражданлык җәмгыяте белән көчле Хокукый дәүләттә яши алабыз. Башка сүзләр белән әйткәндә, без сезнең белән тормышыбызны төзекләндерүдә активрак катнашачакбыз, мөстәкыйль икътисадый һәм сәяси яктан караганда, район, республика һәм тулаем ил потенциалы да югарырак булачак.

Сезгә чын күңелдән иртәгәсе көнгә ышаныч, бер-берегезгә карата яхшы мөнәсәбәт, сәламәтлек, бәхет, туган районыбыз хакына уңышлар телим.

 

Район башлыгы А. Р. Вәлиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International